Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Китаплы балачак"

   Бәйрәм кунаклары булып Ташкичү балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды. Китапханәнең яшь укучылары табигатьтә яраткан китаплары һәм күңелле уеннары илендә сәяхәт иттеләр. Программа төрле иде. Гөлсинә Ясабиеваның "Шигъри физкультминутлар" китабы аша уеннар илендә булдылар. Шулай ук “Балалар өчен җырлар һәм уеннар” китап битләре аша төрле конкурсларда катнаштылар Укучылар искиткеч сихри әкиятләр илендә булдылар, игелекле һәм шаян әкият геройлары белән таныштылар. Уен сәгате китап дөньясын танып белү белән үтте. Яңа китапларны рәхәтләнеп карадык.