Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Эх, күңелле ял итәбез!”

   Китапханә китап киштәләренә тезелгән китаплары белән генә түгел, ә укучылары белән дә матур. Китапханәдә Халыкара гаилә көненә багышланган искиткеч кичә узды. Кичәгә Ташкичу балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр әниләре белән чакырылдылар. Кичәдә катнашучыларга «Кызыклы сораулар», «Җылы сүз - җан өчен ризык», «Ромашка», «Гаилә әгъзаларыннан кем күп акча эшли?», “Күз бәйләп кер каптыргычларын эзләү”, “Милли ашларны яхшы беләсезме?” дип аталган уеннар тәкъдим ителде. Шулай ук гаилә әгъзалары матур, назлы сүзләр сөйләп ярыштылар. Ә «Домовенок» әкият персонажы яшь китап укучылар белән спорт ярышларында катнашты. Әниләр өчен «Ял көнне гаиләбез белән» экспресс-күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичәдә катнашучылар тәкъдим ителгән күргәзмәнең бер басмасын рекламаладылар. Кичә кызык, матур һәм файдалы үтте.