Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Тукай әкиятләрендә кунакта (Г.Тукай)

  Китапханә китап киштәләренә тезелгән китаплары белән түгел, ә укучылары белән яши. Шундый китап укучыларның берсе шагыйрь Г.Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган әдәби уенда кутнаштылар. Алар Ташкичү мәктәбе 5 сыйныф укучылары. Кичнең беренче өлешендә балалар Габдулла Тукайның балачагы турында фильм карадылар. Тукай-Кырлай буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар. Ә кичнең икенче өлешендә Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук “Тукай әкиятче” исемле китап күргәзмәсен якыннан таныштылар.