Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Яраткан китабым битләреннән.. (Г.Тукай)

     Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган әдәби уен Ташкичү балалар бакчасында узды. Нәни китап укучыларга Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”, “Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт” әкиятләреннән әдәби геройлар килде. Чара барышында балалар Габдулла Тукайның әдәби әсәрләрен искә төшерделәр. Әкиятләр буенча сәяхәт иттеләр. Шулай ук төрле конкурсларда катнаштылар. Әкият персонажы Су анасы сорауларына дөрес җаваплар бирделәр. Конкурсларда катнаштылар “Кемнең кулында алтын чәч тарагы”, “Бу өзек кайсы әкияттән?”, “Бу предметлар нинди әкиятләрдән”. Әдәби уен матур, күңелле һәм белемле үтте дип ышанам. Уен барышында “Тукай әкиятче” дип аталган күргәзмәгә китап күзәтүе узды.