Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Бар гүзәллек синдә табигать!" Эколог уен

  Халыкара урман көненә багышланган экологик уен, кече мәктәп яше өчен, “Табигатьне саклау нәрсә аңлата?”, “Кызыл Китап нәрсә ул?” дигән диалогтан башланып китте. Чара барышында балалар 2 командага бүленделәр: “Знатоки” һәм “Умники”. Командаларга уеннар тәкъдим ителде: «Елның дүрт вакыты», «Бу яфрак нинди агачтан?, “Үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы”, «Кош тавышын таны?». Шулай ук урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшердек.  «Табигать тиңсез хәзинә-аның кадерен бел генәң» дип аталган китап күргәзмәсе ярдәмендә кроссворд чиштек. Экологик уен ярдәмендә, балаларга табигатьтә файдасыз үсемлекләр һәм агачлар булмаганлыгын һәм алар бөтен үсемлек һәм хайваннар дөньясына сак карарга тиешлеген аңлатылды. Чара күңел ачуга гына түгел, ә балаларга яңа нәрсә белергә һәм өйрәнергә мөмкинлек бирүгә юнәлдерелгән иде.