Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Бәхет нигезе – әниләрнең догасы

“Бәхет нигезе – әниләрнең догасы” исемле кичә Р. Фәхреддин “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр..” дип башланып китте. Кичә барышында Р. Фәхреддинның “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабына кергән “Тәрбияле бала”, “Кунак әдәпләре” бүлекләренә тукталып сөйләштек. Бу китап Р. Фәхреддинн әсәренә нигезләнеп, балаларга бик кирәкле үгет-нәсыйхәтне үз эченә кертеп эшләнгән. Мәсәлән ата - аналар алдында әдәпле булу, аларның сүзләрен тыңлау. Үзеннән кечкенәләргә шәфкатьле булу, ә зурларга, ата аналарга хөрмәт күрсәтү, ярату. Кичә барышында “Бергәләп укыйбыз” сериясеннән “Беренче рәхмәт” һәм  “Беренче көн” китабларына күзәтү узды.