Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Матур сүзләр дөньясында" Интелектуаль уен

   Матур сүзләр дөньясы уен формасында Мәмсә балалар бакчасында узды. Нәни китап укучы дуслар белән, ярмалар ярдәмендә, әниләргә багышланган матур сүзләр язылды. Иң элек буталган өч төрле ярманы аерып җыйдылар. Ә соңыннан ак кәгәз битенә шул ярма ярдәмендә “әни” сүзен яздылар. Шулай ук мастер класста катнашып үз куллары белән төсле кагәзләрдән кәрзин ясадылар. Кичә барышында әни турында матур, матур китаплар белән таныштык, шигырьләр укыдык.