Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Ак калфак”та аулак өй

   Көндәлек эшләрне, мәшәкәтләрне, бер читкә куеп Ак калфакчылар аулак өй чәенә җыелдылар. Китапханәче буларак “Аулак өй” нең татар халкында каян килеп чыкканы белән таныштырдым. Ә ни рәвешле үткәне белән аулак өй кызлар үзләре сөйләде. Бүгенге кичәдә,  Ташкичү һәм Мәмсә авылы хатын-кызлары 2 команда булып, көч сынашты. Сорау табышмаклар, “Тапкырлар бәйгесе”, “Сүзсез сәхнә”, “Сүз төзү”, “Кара каршы” ише биремнәрдә катнаштылар.  Ә табында халкыбызның милли ризыклары. “Аулак өй” кичәсе минем күңелдә ниндидер бер якты күңелле кешеләр, иманлы ак яулыклы апалар, оста сүз осталары, тәмле аш-су пешерүчеләре, киң күңелле апалары белән якты хатирәләр калдырды. Әлеге кичә дәвамлы булсын иде.