Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Тылсымлы дөньяга рәхим итегез" әдәби сәяхәт

Ташкичү балалар бакчасында әдәби сәяхәт узды. Яшь укучылар китап патшалыгы буйлап сәяхәт иттеләр. Сәяхәт барышында аларны тылсымлы могҗизалар көтте. Тылсымлы могҗиза-ул үз куллары белән ясалган төсле кәгазь ярдәмендә кәрзин, әнигә бүләк. 8 Март Халыкара бәйрәменә багышланган бүләк. Балаларга китаплардан төзелгән күргәзмә тәкъдим ителде. Әдәби сәяхәт барышында балалар татар һәм рус халык әкиятләренең әдәби әсәрләрен искә төшерделәр. «Әкиятләр буенча сәяхәт» викторинасы сорауларына җаваплар таптылар. Яшь укучыларга уен һәм әкият формасында бу гадәти булмаган сәяхәт ошады дип ышанам.