Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Күңел күрке – бәйрәм" әдәби-музыкаль кичә

5 март көнне, 8 Март Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан, Ташкичү авыл мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә узды. Чара берничә этаптан торды: «Хуҗабикә», «Иң яхшы стилист», «Артыгын әйт». Бу конкурс һәрвакыт дулкынландыргыч, һәм уңай эмоцияләр уята. Якты һәм оригиналь образлар, көлкеле чыгышлар тамашачыларны күңелләрен күтәреп торды. Кичә хатын-кызларга, әниләргә һәм әбиләргә багышланган матур шигырьләр белән үрелеп барды. Барлык гүзәл затлар да үзләренең иҗади сәләтләрен, искиткеч акылларын һәм рольгә керү осталыкларын күрсәттеләр. Хуҗабикәләр өчен "Хуҗабикәләр сезнеңең өчен" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә татар халык рецептлары китаплары куелды. Шулай ук “Сөембикә” һәм “Гаилә учагы” журналлары. Чара кызыклы, күңелле узды.