Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Китапханә” дигән илгә чыктык сәяхәткә бергә

 21 февраль көнне  Халыкара туган тел көненә багышланган “Китапханә” дигән илгә чыктык сәяхәткә бергә” исемле кичәбез табышмак белән башланып китте. Әлбәттә табышмакның җавабы “китап” иде. Нәни китап укучыларны белем иленә, сәяхәткә “Китап докторы” чакырды. “Колобок” һәм “Репка” исем астындагы  командаларга бүленеп, “Хәрефләрне белеп тану”, “Кем зирәк, кем тапкыр?”, “Пазл җыям”, “Кем тизрәк”, “Уйный-уйный үсәбез”, “Кем нәрсә ярата?” тукталышларга туктап уеннарда катнаштылар. “Китап докторы” китап доньясы бик бай, беренче китапның барлыкка килеүн, ел саен яңа китапларның басылып торганын, Татарстанда беренче типография кайчан ачылуын сөйләде. Шулай ук яхшы китап туган илебезне, хезмәтне яратырга, авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтә икәнлеген аңлатты. Китапка карата сакчыл караш турында үз киңәшләрен дә бирергә онытмады.