Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

«Гомер тәгәрмәчләре» (Насибуллина Р.И) китабын тәгъдир итү

18 октябрь көнне Ташкичү мәдәният йортында Рузалия Насибуллинаның "Гомер тәгәрмәчләре" исемле китабын тәгъдир итү кичәсе үткәрелде. Рузалия Ибраһим кызы - укытучы, педагог, остаз, ветераннар советы рәисе, "Өммегөлсем" фольклор коллективның җитәкчесе. Китап тәгъдир итү киченә кунаклар һәм авыл халкы җыелган иде. "Гомер тәгәрмәчләре" китап битләрендә - Рузалия Ибраһим кызының нәсел тамырлары, балачак һәм мәктәп еллары, авылдашлар, гаилә һәм авыл тарихы турында язмалар, фотосүрәтләр урын алган.