Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Батырларны барлар чак (М. Җәлил) Батырлык дәресе

    Ташкичү авыл китапханәсендә батырлык дәресе үтте. Шагыйрь герой Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган, урта мәктәп яше өчен. Китапханәче катнашучыларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, моабит дәфтәрләре нинди авыр юл үткәнлеге турында сөйләде. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмаган бит. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләренең берсе була. Анда катнашучылар коточкыч җәзалаулар да, үлем куркынычы да шагыйрьне тыймаска, ныклы характерны җимерергә мәҗбүр итә алмаганнарын беләләр. Туган иленә аның ике дәфтәре әйләнеп кайта. Аларны бөтен дөньяда “Моабит дәфтәрләре” дип атыйлар. Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын һәм көчле рухын юк итә алмаганнар. Кичә барышында балалар М. Җәлил шигырьләрен кычкырып укыдылар. Шулай ук “Каһәрман кәләме, җиңү җыры” исемле китап күргәзмәсенә күзәтүе үзды. Электрон презентация ярдәмендә хәрби кинохроника һәм Геройлар шәһәре кадрлары телдән алынган мәгълүматны күзаллау материаллары белән тулыландырды. Алган белемнәрен балалар “Кызыл ромашка” уен-викторина барышында күрсәтә алдылар. Китапханә укучылары Муса Җәлил исемен горурлык белән искә алырлар дип өметләнәм.