Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Самовар нәрсә турында җырлый"

   Ташкичү авыл китапханәсенә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының хатын-кызлары чакырылды. Кичә "Самовар нәрсә турында җырлый" исеме астында узды. Кичә Халыкара чәй көненә һәм татар халкының милли аш-суына багышланды. Татарларда "Эчсәң чәй-җанга җәй" дигән әйтем бар. Шушы мәкалә белән китап күргәзмәсе төзелде. Китап күргәзмәсенә Руслан Бушковның “Казан чәй-Тамле чәй!”, Юныс Әхмәтҗанов “Татар халык ашлары” һәм Татар китап нәшриятының “Татар ашлары серләре” китаплары урын алды. Китап күргәзмәсе ярдәмендә катнашучылар “Чәй өстәле-гаилә җаны” викторина сорауларына җавап бирделәр. Катнашучыларга чәйнең ассортименты һәм сортлары, аның сәламәтлек өчен файдасы, чәй эчемлеге әзерләү рецептлары һәм чәйгә бирелә торган төрле милли ризыклар тәкъдим ителде. Чәй эчү якынайта, берләштерә, диләр, һәм бу дөрес, чөнки безнең вакыйга безне тагын да якынайтты. Кичә җырлар, биюләр, матур шигырь юллары белән үрелеп барды. Чәй кичәсе бик файдалы һәм күңелле үтте.