Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Бернидә онытылмый". Очрашу

   Ташкичү мәдәният йортында “Өммегөлсем” халык фольклор коллектив кызлары, егетләре бик матур, җылы һәм дулкынландыргыч очрашуда катнаштылар. Очрашуның сәбәбе шушы мәдәният йортының директоры Магсумова Гөлфия һәм сәнгать җитәкчесе Валиева Тәнзилә махсус операциядә катнашкан ир-егетләребез янында булып кайттылар. Курку белмәс, тынгысыз кызлар җыелган гуманитар ярдәмне үз куллары белән илтеп тапшырасылары килде. Исән-имин әйләнептә кайттылар. Алар “Ценим җизнь” волонтер оешма егетләре ярдәмендә, бергә бардылар.