Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Халыклар дуслыгы-тынычлык нигезе"

    “Халыклар бердәмлеге көне безне нәрсәгә чакыра?”, “Ни өчен без бердәм булырга тиеш?” дигән сорауларга җавапларын нәни дуслар белән бергә эзләдек. Әйе 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу кичәдә безнең Республикабызда төрле милләт халыклары яшәгәнлеген: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар, керәшеннәр. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр дип аңлатылды. Мин үз чиратымда милли татар киеме, чигелгән алъяпкыч, яулык, калфак турында сөйләдем. Кичә ахырында балалар туган телебез белән беррәттән рус телендә дә шигырьләр сөйлиделәр.