Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Тылсымлы дөнья" күзәтү-сәяхәт

  2 ноябрь көнне “Салават күпере” балалар журналы битләре аша “Тылсымлы дөнья” исемле күзәтү-сәяхәт узды. Китапханәнең яшь укучылары бу журналны бик яраталар. Шуңа күрә алар журналның һәр битендә басылган уеннарны бик яратып уйныйлар. Мәсәлән: “Дөрес стикерны табыгыз һәм ябыштырыгыз”, “Ун аерманы табыгыз”, “Рәсемне буягыз”. Шулай ук “Шаян әкият”, “Кем җиңәр” хикәяләрен укыдык. Журнал битләрендә алар үзләре өчен күп яңа, мавыктыргыч һәм кызыклы әйберләр табалар.