Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Яктылык таратучы артист (Р.Сәгъдуллин)

   Әтнә районы Ташчишмә авыл клубында, Чаллы дәүләт драма театры Татарстанның атказанган артисты, күп кенә премияләр лауреаты артист Рафил Гариф улы Сәгъдуллин белән очрашу киче узды. Бу җылы, матур, җанлы очрашуга “Өммегөлсем” халык фольклор коллективка да катнашырга насыйп булды. Рафил Сәгъдуллин Чаллы татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе. Ул төрле пландагы образлар иҗат итүче киң диапазонлы актер. Фольклор коллектив Ташчишмә авыл халкына үзенең берсеннән берсе матур фольклор күренешләрен тәгъдим итте. Ташкичү авыл китапханәсенә Рафил Гариф улы Дания Гыймранова һәм Айгел Әхмәтгалиеваның “Чаллы татар дәүләт драма театры” исемле китабын бүләк итте. Бу бик зер бүләк.