Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Бу еллар мәңге онытылмас!"

   30 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Ташкичү авыл китапханәсендә тарихи белем сәгате узды. Тарихи белем сәгате сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә багышланды. Бу көн Россиянең күп кенә гаиләләренә кагыла. Тарихи сәгатьтә «Сәяси репрессияләр корбаннары истәлеге китабы» шулай ук Арча районына багышланган «Хәтер Китабы» китаплар җыентыгы тәкъдим ителде. Кичә барышында бу елларның фаҗигасы турында сүз барды. Меңләгән кеше лагерьларда иң яхшы елларын үткәрергә мәҗбүр булганнар яки сәяси сәбәпләр аркасында атып үтерелгәннәр. Ә күпме кеше гөнаһсыз рәнҗетелгән, төрле җинаятьләрдә гаепләнгән, туган җирләреннән куылган. «Халык дошманы билгесе», «Халык дошманы баласы» тамгасы тыныч яшәргә ирек бирмәгән. Чара ахырында китапханә укучылары тарихыбызның бу өлешен онытмаячаклар - бу хәтер һәм кайгы көне дип нәтиҗә ясадылар.