Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Һәр бакчаның патшасы" - көзге уңыш бәйрәме

  “Һәр бакчаның патшасы” исемле уңыш бәйрәме узды Ташкичү мәдәният йөртында. Кичәнең төп герои, яшелчәләрнең иң матуры, кабак иде. Бәйрәм өстәлендә дә кабактан әзерләнгән ризыклар бик күп иде: мантый, сок, кабак пирожкие, коймагы, бәлеше, рулеты. Кичәдә кунаклар ике командага бүленеп татар халык табышмакларын, сорау-табышмакларын, арифметик табышмакларын чиштеләр. Шулай ук логик уенда бик теләп катнаштылар. Ә инде җиңүче командага әлбәттә кабак бүләк ителде. Шулай ук “Хужабикәләр сезнең өчен” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бәйрәм кичәбез татар халык җырлары белән үрелеп барды.