Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Милли бизәкләрдә күңелем җылысы" Мастер-класс

  Мастер-класс ярдәмендә китапханә укучылары, түшкә кадап куя торган, брош ясау серләренә төшенде. Аны ясау өчен иң элек китапханәдә, милли бизәкләр төшерелгән, китаплар белән таныштык. Нурзия Сергееваның “Татар чигүе” китабыннан күңелгә ятышлы бер бизәкне сайлап алдык. Шулай “Матур буласың килсә...” кызлар энциклопедиясе китабын читләп үтмәдек. Бу китап ярдәмендә матурлык серләренә төшендек. Ә инде бу брош ясау серләрен һәм нечкәлекләрен Валеева Тәнзилә өйрәтте.