Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Витаминнар бәйрәме" - көзге уңыш бәйрәме

  Традиция буенча октябрь аенда көзге уңыш бәйрәме уза. 20 октябрьдә 10.30 минутта Ташкичү авыл китапханәсе “Витаминнар бәйрәме” дип аталган уңыш бәйрәмендә Ташкичү балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрендә булды. Балаларга кунакка “Җәй кызы” һәм “Көз” гүзәле килде. Алар белән бергә тәрбияләнүчеләр көзге бакча буйлап сәяхәт итәләр. Кичә уен формасында узды. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә, тәкъдим ителгән сүзләр җыелмасыннан, кайсы һөнәр турында сүз барганын билгеләргә тыеш булдылар. Ә бу һөнәр-икмәк үстерүче һөнәре иде. Уен барышында болындагы гөмбәләрне бергә һәм күңелле итеп җыйдык. Ә гөмбәләр гади түгел, аларда көз турында мәкальләр яшеренгән. Шулай ук үз бакчаларында үстерелгән яшелчәләр турында да табышмаклар чиштек. Көзге яфрак ярдәмендә балалар: “Ничек дөрес тукланырга?”, “Сезнең бакчада нинди яшелчәләр үсә?”, “Нинди яшелчәләр витаминнарга бай?”- дигән сорауларга җавап бирделәр Бәйрәм ахырыда нәни китап укучы дуслар “Табигатьнеңең буяулары-алсу, кызыл, сап-сары”дип аталган китап күргәзмәсеннән китаплар белән таныштылар.