Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Уйлама әле күңел үткәннәрне, ничә яшькә килеп җиткәннәрне..." Тематик кичә

 Ташкичү мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге кысаларында “Уйлама әле күңел үткәннәрне, ничә яшькә килеп җиткәннәрне...” исем астында, матур дини вәгазъләр киче узды. Кичәбезнең кунагы Арча абыстае Рая апа Фатхуллина иде. Кичә ике өлештән торды. Беренче өлеше сәхнәдә. Арча районы мөслимәләр берлеге рәисе Рая абыстай һәм аның группасы район мөгаллимәләре һәрбер кешенең йөрәгенә үтеп керә торган вәгазьләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр сөйләделәр һәм матур теләкләр җиткезделәр.  Икенче өлеше фойеда, мул табын артында узды. Ильдус авылыннан килгән Хабибрахмановлар гаиләсе мөнәҗәтләр әйтеп кичәбезне тагында ямьләндерде. Ә инде Мәмсә авылыннан Насибуллина Рузалия апабыз, өлкәннәргә багышлап “Җиңә алмадым” исемле үзенең шигырен укып җиткезде. Кичәдә “Әдәп, әхлак, иман сагында-дин тора” исемле китап күргәзмәсе  әхлак, эстетик һәм дини тәрбия бирү буенча төп корал булып торды.