Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Тизерәк әйләнеп кайтыгыз!"

Ташкичү мәдәният йортында Мәмсә авылы егете Хайруллин Фирдус белән очрашу һәм шул ук вакытта озату киче узды. Махсус операциядә катнашкан егетебез Фирдус чираттагы ялга кайтты. Кичә барышында Авыл җирлеге башлыгы Хабибуллин Рәдис Харис улы, Фирдуснең әнисе Нәзирә ханым, туганнары, күршеләре изге теләкләрен җиткерделәр. Матур, җылы, шул ук вакытта моңсу да кичәбез матур җырлар, туган якка мәхәббәт шигырь юллары белән үрелеп барды.