Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Каләм көче – зур көч, бигрәк тә ул үткен акыллы кеше кулында булса" - әдәби-музыкаль кичә (Ф. Әмирхан)

   “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы “ муниципаль учреждениесе, “Милли мәдәният саекмас чишмә” иҗади бәйгесе игълан итте. Ташкичү, Иске Ашыт авыл китапханәчесе белән берлектә Ф. Әмирхан иҗаты буенча әзерләнгән  “Каләм көче – зур көч, бигрәк тә ул үткен акыллы кеше кулында булса” исемле әдәби кичә тәкъдим итте. Ф.Әмирхан татар әдәбиятының тирән эз калдырган шәхесләрнең берсе Ул беренче чиратта, әдәбиятыбызның иң зыялы классик язучыларның берсе, шул ук вакытта ул гаҗәеп оста журналист та, татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучы да. Чара Фәтих Әмирханның “Нәни мулла” исемле истәлекләреннән алынган өзек белән башланып китте. Шулай ук “Хәкимә әби”, “Ай өстендәге Зөһрә кыз”, “Хәят” әсәрләре сәхнәләштереп тәгъдим ителде. “Кич утыру” күренеше белән “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбль кызлары өлкән буын тамашачыларны яшьлекләренә алып кайткандай булды. Кичә татар халык җырлары белән үрелеп барды. “Ф. Әмирхан-бөек классик һәм матур әдәбиятыбызның энҗесе” исемле китап күргәзмәсенә обзор ясалды.