Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Яңа ел могҗизасы

Менә үзенең борчу - мәшәкәтләре, шатлык - куанычлары белән тагын бер ел үтеп китте. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет - шатлыклар, күңелле мәшәкәтләр алып Яңа ел аяк баса. Бүген без дә Яңа ел бәйрәменә Мәмсә мәктәбенә җыелдык. Бүлмәдә чыршы агачы, ул яшелдән киенгән. Чыршыда урманнан безгә бәйрәм итәргә килгән. Бәйрәмдә иң зур кунак булып Кыш бабай, Кар кызы булды. Төрле битлекләр, костюмнар кигән балалар залда сәхнәләштерелгән әкият, Яңа ел тамашасы, күрсәттеләр.