Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Заходите к нам на огонек" - аулак өй

    Аулак өй – татар халкының борынгылардан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, танышу, киңәшләшү урыны булган. Ташкичү авыл китапханәсенә 1 июль көнне 11.00 сәгаттә, әнә шундый аулак өйгә бер төркем егет-кызлар җыелды. Аулак өй ике өлештән торды. Беренче өлешендә татар халык җыры, татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, көнкүрешен, милли киемнәрен, бәйрәмнәрен һәм уеннарын өйрәндек. Ә икенче өлешендә Магсумова Гөлфия осталык дәресе уздырды.  Аулак өй татар халык җырлары белән үрелеп барды. Мин китапханәче буларак борынгы заманда татар халкының өендә чигелгән әйберләр күп булганлыгы турында сөйләдем. Мәсәлән: мендәр япмалары, тәрәзә кашагалары, йокы урыннарын яисә мичне йортның башка өлешеннән аерып торучы чаршаулар, чынаяк япмасы, эскәтерләр, бизәкле сөлгеләр, алъяпкычлар, намазлыклар. Боларның барысында әбиләр, әниләр, киленнәр, кызлар оста итеп төсле җепләр белән бизәкләр төшереп чиккәннәр. Татар кызлары, балачактан ук әлегә һөнәргә өйрәнеп, үзләренә кияүгә чыгарга бирнә һәм туй бүләкләре әзерләүләрен, һәр йортның, авылның чигү осталары булганлыгын аңлатып уздым. Ә Гөлфия апалары кулъяулык чигү буенча осталык дәресе уздырды. Кичә барышында, кызларга шома чигү, тамбурлап һәм сәйлән белән чигүне өйрәтелде. Чигү өчен йон һәм ефәк җепләр, мулине, ука файдаланылды, төрледән-төрле чигү үрнәкләре, кайчы, энә кирәк булды. Шаблон ярдәмендә бизәк төшерү, аның өчен капировка һәм карандаш кирәк иде. Тукыманы тарттырып  киергегә кидертеп, энәгә җепне саплап, кулъяулык өслегенә төшерелгән бизәкне төсле җепләр кулланып чигеп карадылар. Бүгенге аулак өйгә килгән кызларыбыз күлъяулык чигү серләренә төшенгәннәрдер дип уйлыйм. Әлеге матур һәм файдалы кичәгә нәтиҗә ясап, буыннан буынга күчә килгән бизәкләрнең мәгънәләре югалмасын, аларның матурлыгын саклап калалсак иде дигән теләктә калдык.