Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Юбилейный вечер народного фольклорного коллектива «Өммегөлсем».

    21 март көнендәдә Ташкичү мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өммегөлсем” халык фольклор коллективы үз сәхнәсендә унбиш еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы унбиш ел эчендә район, республика фольклор фестивальләрендә катнашып, җиңүләр яулады, район сәхнәләренә бик еш чакырылды, районга килгән кунакларны каршы алу чараларыннан калмады. “Өммегөлсем”нең бу көнне тәкъдим иткән “Кич утыру”, “Яшь киленгә су юлы күрсәтү”, “Кияү мунчасы”, “Туйда каз бүлүфольклор күренешләре соклану уятты. Уйнаулары белән генә дә түгел, әби–бабаларыбызның инде онытылып барган  йолаларын яңартып сәхнәгә чыгарулары белән дә. Коллективтагыларның һәрберсе әнә шулай күңел биреп, яратып йөри. Алар биредә аралашалар, серләшәләр, киңәшләшәләр дә. Юбилей кичәсенә күбрәк өлкәннәр килгән иде. Алар яшь чакларын искә төшереп рәхәтләнеп ял итеп утырдылар.