Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Кылган гамәлләрең белән горурлансың, үзеңнән соң килгән буыннар"- искә алу киче

     2023 ел Татарстан Республикасында “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” буларак билгеләнде. Шул уңайдан Арча районы үзенең мактаулы шәһесләре хатын-кызларын “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” проект кысаларында барлады. Алар арасында Иске Ашыт авылыннан Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхинең әнисе легендар шәхес ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча районының мактаулы гражданины, тыл ветераны Саяра Фәттерахмановна. Искә алу киче Ташкичү мәдәният йортында Ташкичү авыл мәдәният кызлары, авыл китапханәсе һәм Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе укучылары белән берлектә узды. Кичәдә Саяра ханымның яшь чагында уйнаган спектакльләрдән өзекләр сәхнәләштерелде. Шигырь, җырлар белән бер рәттән дәртле биюләр башкарылды. Якташыбыз Татарстанның халык артисты Фердинант Фәтхи үзенә генә хас моңлы тавышы белән  “Олы юлның тузаны”, “Сибелә чәчем” кебек халык җырлары белән тамашачының күңеленә үтеп керде.