Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Дини бәйрәмнәр һәм кичәләр" (Р.Насибуллина) - Китап тәгъдир итү

   3 март көнне Ташкичү авыл китапханәсендә Рузалия Насибуллинаның “Дини бәйрәмнәр һәм кичәләр” исемле китабын тәгъдир итү киче узды. Кичә Арча муниципаль районы тәгъдим иткән «Женские имена Республики Татарстан: история и современность» проект кысаларында узды. Мөселман бәйрәмнәре ислам дине традицияләренең зур өлешен алып тора. Татар халкының элеккеге заманнардан безнең көннәргә кадәр сакланган бәйрәмнәре, йолалары,  кабатланмас гореф-гадәтләре бар. Бу китап мөселман бәйрәмнәренә багышланган. Китап биш бүлекне берләштерә: “Дини бәйрәмнәр һәм кичәләр”, “Пәйгамбәребез Мөхәммәд – мөкаддәс зат”, “Ислам динендә шигърият”, “Тукай һәм дин!, “Исемнәрегез мәгънәле булсын”. Кичәдә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Ташкичү мәктәбе 7, 9 сыйныф укучылары чакырылды. Китап дин өлкәсендә хезмәт куючыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, мөгаллимнәргә ислам динен үстерүдә ярдәм итәр дип ышанам.