Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"И туган тел и матур тел, әткәм, әнкәмнең теле..."

    “И туган тел и матур тел, әткәм, әнкәмнең теле...”. Бу сүзләрне бельмәгән татар дөньяда юктыр! 21 февраль көнне  Ташкичү авыл китапханәсе  Халыкара туган тел көненә багышлап “И туган тел и матур тел, әткәм, әнкәмнең теле...” исемле чара үткәрелде. Чара Ташкичү балалар бакчасында узды. Кичә барышында туган телебез турында мәкальләр әйтелде, табышмаклар шишелде, татар халык әкиятләре укылды . Тел кешенең тормышында зур урын алып тора, ул тормыш чыганагы, белем чишмәсе икәнен аңлатырга тырыштым нәни дусларга.  Кичә укучыларга бик ошады. Файдалы һәм кызыклы узды.