Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Арча мәдәният йортында 21 февраль көнне Халыкара туган тел көненә, “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” һәм “Укытучылар һәм остазлар елы” уңаеннан зур бәйрәм концерты узды.

    Арча мәдәният йортында 21 февраль көнне Халыкара туган тел көненә, “Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы” һәм “Укытучылар һәм остазлар елы” уңаеннан зур бәйрәм концерты узды. Чарада “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбеле “Кич утыру” исем астында өр яңа эчтәлектә, спектакельгә тиң күренеш белән чыгыш ясады. Фольклор ансамбель ел саен яңа фольклор постановкалар белән сөендереп тора. Элек Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Өммегөлсемчеләр өлкән яшьтә булсалар да сәхнәдә яшьлекләренә кайтып биеделәр, җырладылар, табышмаклар, тизәйткечләр әйтештеләр. Шулай ук борынгы уеннар да уйнадылар. Мәсәлән “Йөзек салыш”, “Без без..” Уен барышында бер-берсенә җаза биреп биремнәрдә үтәделәр.