Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

19 февраль көнне Дәрвишләр бистәсендәге С. Сәид-Галиев исемендәген мәдәният сараенда, Рәис Сафиуллин исемендәге Ачык татар халык җыр һәм музыка сәнгате фестивале узды.

     19 февраль көнне Дәрвишләр бистәсендәге С. Сәид-Галиев исемендәген мәдәният сараенда, Рәис Сафиуллин исемендәге Ачык татар халык җыр һәм музыка сәнгате фестивале узды. Фестиваль татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Сафиуллинга багышланган иде. “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбле бу матур кичәдә, онытыла барган милли йола, “Кияү мунчасы” исемле фольклор күренеш белән чыгыш ясады. Гореф – гадәтләрне искә төшерде. Татар халкының борынгы йолалары да үзенчәлекле, кызыклы булган бит. Күренеш барышында кияү белән киленгә изге теләкләр теләнде, төрледән-төрле сынаулар, биремнәр бирелде. Элек-электән безнең якта киленне сынаганнар. Киленнең мунчадан чыгышына мунча баскыч төбенә аркылы көянтә куя торган булганнар. Көянтәне атлап чыкса килен ялкау була, ә инде күтәреп алып куйса уңган, тырыш килен икәнен исбатлый. Бу фестивальдә “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбль Лауреат дипломы белән бүләкләнде.