Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Кызыл ромашка" Тарихи альманах.

    Китапханәдә “Кызыл ромашка”, исем астында тарихи альманах узды. Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең дөньяга килүенә 115 ел тулу көненә багышланды. Кичә барышында патриот шагыйрь балалар өчен язган кызыклы, мавыктыргыч шигырьләре, ямьле, матур табигать күренешләрен тасвирлаган һәм дәһшәтле сугышны җиңүгә рухландырган шигырьләре аркылы укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам хисләре тәрбияләргә тырыштым. “Батырлар турында мәңгелек хәтер” исем астында китап күргәзмәсе аша китап укучылар сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыдылар. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләрдә иҗат итә алуы М.Җәлилнең үзе зур батырлык икәнен аңладылар. “Кызыл ромашка” уены ярдәмендә викторина сорауларына җаваплар эзләделәр. Электрон презентация ярдәмендә “Герой шәһәрләр”, 12 шәһәр һәм бер крепостькә сәяхәт иттеләр.