Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Йолдызлы сәгать (Х.Халиков) -әдәби уен

     Ташкичү мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары янә китапханәдә кунакта. “Йолдызлы сәгать” исем астындагы кичәдә Хакимҗан Халиковның иҗаты белән таныштылар. Кичә уен формасында барды. “Сайланма әсәрләр” китабы аша арифметик мәсәләләр чиштеләр. Башваткычлар, табышмаклар метаграммалар һәм шарадалар  иленә сәяхәт иттеләр. Җыентык аерым бүлекләрдән тора, һәм алар, бер-берсенә логик яктан бәйләнгән. Уен ахырында нәтиҗә асалды: Х.Халиковның әсәрләре бүгенге укучыга бик кызыклы. Һәр җанырда балалар күңеленә тирәнтен үтеп керә. Бу җанрлар акылга, фикер, белем дәрәҗәсенә тәэсир итү ягыннан әһәмиятле һәм туган телгә мәхәббәт тәрбияләү юнәлешендә дә алыштыргысыз. Шулай ук “Балалар дөньясын яңгыратып” китап күргәзмәсендәге китаплар белән якыннан танышып, кычкырып уку оештырылды.