Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Тарих эзләре буйлап (Ш.Мәрҗани) - тарих сәгате

   Гомеренең яшьлек елларын Ташкичүдә уздырган, гыйлемлелекнең башын шушы җирлектә алган бөек шәхес Ш.Мәрҗанинең тууына - 205 ел. Шушы уңайдан китапханәдә тарихи кичә булып узды. Кичәгә китапханә укучылары чакырылды. Кичә барышынды, Әтнә районы Ябынчы авылында тусада, 21 яшеңә хәтле Ташкичү авылында яшәгәнлеген, татар тарихын, бөек шәхес, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында мәгълүматларны барладык. Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин Мәрҗани әтисе укыткан мәдрәсәне тәмамлый һәм дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм булганын аңладык.”Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт... Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” исем астында китап күргәзмәсеннән Мәрҗанинең иң танылган әсәре "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” китабы белән дә якыннан таныштык.