Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Әкияттә кунакта" - Яңа ел тамашасы

  5 январь көнне “Әкияттә кунакта” исем астында театральләшкән Яңа ел тамашасына нәни дуслар, кышкы каникул чорында, мәдәният йортына җыелдылар. Елның-елында, без мәдәният хезмәткәрләре, Яңа ел әкияте белән куандыргач, балалар әлеге тамашаларны түземсезлек белән көтеп алалар. Кунакка Кыш бабай, Кар кызы, әкиятләр иленнән “Китап”, “Жира”, төрледән-төрле җәнлекләр килделәр. Күңелле музыка астында балалар әкият геройлары белән уеннарда бик теләп катнаштылар. Мәсәлән: “Кышкы табышмаклар”, “Кыш бабай капчыгы белән уйнау”, “Кем калды-шул җиңде”, “Кем беренче?”. Нәни дуслар “Китап” тәгъдим иткән “Әйе”, “Юк” сорау-уенында бик теләп катнаштылар. Шулай ук “Жираф” биргән кышкы табышмакларны җавапларын тиз таптылар. Шулай ук балалар урман кызы чыршыкайга, Кыш бабайга багышлап җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Үз чиратында Кыш бабай да, изге теләкләрен җиткезде, тәмле бүләкләрен өләште.  Һәм кышның салкыннарыннан куркып өйдә ятмаска, ә һавада күп йорергә, чана, чангы шуарга дигән теләкләрен җиткезде. Бәйрәм чарасы бик күңелле һәм файдалы утте.