Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

«Никто не забыт, ничто не забыто» (хәтер сәгате)

    3 декабрь Россиядә Билгесез солдат көне буларак, яу кырында ятып калганнарны искә алу белән билгеләп үтелә. Билгесез солдат көне – илебез тарихында яңа истәлекле дата. Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя. Китапханәдә Билгесез солдат көненә багышланган “Никто не забыт, ничто не забыто” исем астында хәтер сәгате узды. “3 декабря в России отмечается памятная дата-День Неизвестного Солдата” китап күргәзмәсе «Герои Советского Союза: Ике томда Кыска биографик словарь», «Хәтер», «Батырлар китабы» ярдәмендә узды. Бу датаның тарихы турында сөйләнелде һәм видео фильм күрсәтелде. Чарада бишенче сыйныф укучылары катнашты. Кичәдә тарихыбызны, ил иминлеге өчен башларын салганнарны, безнең онытырга хакыбыз юклыгын аңлатылды.