Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Хәтер йомгагын сүткәндә" - Тарихи сәгать

    “Хәтер йомгагын сүткәндә” исем астында китап күргәзмәсе ярдәмендә Ташкичү авыл китапханәсендә, репрессия корбаннарын искә алу көненә багышланган, кичә узды. Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәре тагын бер кат искә алу көне бу. Китап күргәзмәсенә Арча районына багышланган “Книга памяти жертв политических репрессий”, “Хәтер китабы” томнары куелды. Кичә барышында бу елларның фажигасе турында күп кенә сөйләнде. Күпме кеше гонахсыз рәнҗетелгән, төрле җинятьләрдә гәепләнгән, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән, “Халык дошманы”, “Халык дошманы баласы” дигән тамга тыныч яшәргә ирек бирмәгән. Кичәдә 7 кеше катнашты.