Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Асылташ” этно-фольклор фестиваль

       28 октябрь көнне Әтнә районы Күшәр авылында “Асылташ” этно-фольклор фестивале булып узды. Бик күп районнардан Мари Иле, Балык Бистәсе, Арча, Биектау, Балтач, Теләче, Байлар Сабасы, Питрәч һәм Әтнә районыннан да фольклор коллективлар катнашты. Бу фестиваль онытылып барган уеннарыбызны, йола-бәйрәмнәребезне хәтердә торгызып тормышыбызга кире кайтару максатыннан әзерләнде. Театр гардеробтан башлана, диләрме? Монда да оештыру эше шул дәрәҗәдә: ишектән килеп кергәннән, озатып җибәргәнче кунакларны куратор озатып йөрде. “Өммегөлсем” халык фольклор коллективы ел саен яңа фольклор постановкалар белән сөендереп тора. Быел да “Кияү мунчасы” исем астында өр яңа эчтәлектә, спектакельгә тиң  фольклор күренеш белән чыгыш ясады.  Ташкичү - ата бабаларыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый торган авыл. Аның бай тарихы бар. “Өммегөлсем” халык фольклор коллективы әнә шул борынгыдан калган мирасны барлап, аны халыкка, бигрәк тә яшь  буынга җиткерергә тырыша. “Асылташ” этно-фольклор фестивальдән коллектив әлбәттә буш кайтмады, рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.