Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Икмәк ничек барлыкка килә?" - уңыш бәйрәме

   Гадәттәгечә октябрь аенда уңыш бәйрәме уза. Ташкичү авыл китапханәсе Ташкичү балалар бакчасы балаларына “Икмәк ничек барлыкка килә?” исемле, көзге уңыш бәйрәмен уздырды. Уңыш бәйрәменә татар милли кием кигән татар кызы һәм алтын көз килде. Татар кызы әлбәттә ипи, ә инде алтын көз-кәрзин тутырып яшелчәләр алып килде. Кичәдә иң кирәкле, иң кадерле, иң тәмле ризык ул – ипи, икәнлеген аңлатылды. Көз ае муллык, байлык ае бит. Уен барышында күп кенә уеннар уйналды. Көзге җил сары яфракларны төрле якка сипте. Ә яфракны җыйган кешегә “Көзбикә” төрледән-төрле биремнәр әзерләде. Шулай ук гөмбәләр аланыннан гөмбәләрне җыеп табышмаклар чиштеләр. “Өстәл яме ипидер” исемле китап күргәзмәседә читтә калмады. Нәни дуслар көз фасылы турында матур китапларны карап чыктылар. Бу кичә файдалы да, күңелле дә узды.