Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Болгар-Казан тарих көзгесендә" - тарихи сәгать

   15 октябрь көнне Ташкичү авыл китапханәсендә “Болгар-Казан тарих көзгесендә” исемле тарихи кичә узды. Кичә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел  уңаена узды. Кичә «Изге Болгар» һәм Атлас «Великий Болгар» китапларын таныштыру белән башланып китте. Матур һәм эчтәлекле фоторәсемнәр белән бизәлгән бу  китаплар Бөек Болгар җирендә Изге Болгар җыены кысаларында үткәрелгән вакыйгалар турында сөйләнелә һәм тарихи-архиологик картография бирелә. Тарихи сәгаттә балалар Болгар шәһәрендә ислам динен кабул итүне һәм иң борынгы тарихи биналар барлыгын аңладылар. Бу китапларда безнең борынгы ата-бабаларыбыз турында зур истәлек булып торуын дәлилләделәр. Мин уйлыйм тарихи сәгать балаларга файдалы сәгать булды.