Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Кияү мунчасы" - Фольклор күренеш

14 октябрь көнне Арча мәдәният йортында, халыкка фольклор иҗаты чыганакларын, онытыла барган милли йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан фольклор коллективларның “Хәтер чылбыры” 6 нче район фольклор фестивале узды. “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбль бу матур кичәдә, онытыла барган милли йола, “Кияү мунчасы” исемле фольклор күренеш белән чыгыш ясады. Гореф – гадәтләрне искә төшерде. Күренеш барышында кияү белән киленгә изге теләкләр теләнде, төрледән-төрле сынаулар, биремнәр бирелде. Элек-электән безнең якта киленне сынаганнар. Киленнең мунчадан чыгышына мунча баскыч төбенә аркылы көянтә куя торган булганнар. Көянтәне атлап чыкса килен ялкау була, ә инде күтәреп алып куйса уңган, тырыш килен икәнен исбатлый. “Хәтер чылбыры” фольклор фестивальдә “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбль Лауреат дипломы белән бүләкләнә.