Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Изге теләк, дога белән генә барыр юлларыбыз яктырыр" - әдәби-музыкаль кичә

   7 октябрь көнне Ташкичү мәдәният йортында “Изге теләк, дога белән генә барыр юлларыбыз яктырыр” исем астында ике өлештән торган матур кичә узды. Беренче өлеше Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел һәм Мәүлид ае буларак, ә икенче өлеше өлкәннәр ункөнлеге кысаларында узды. Мәүлид кичәсен Арча районы мөслимәләр берлеге рәисе Рая абыстай һәм аның группасы район авыл абыстайлары, мөгаллимәләре һәрбер кешенең йөрәгенә үтеп керә торган вәгазьләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр сөйләделәр. “Әдәп, әхлак, иман сагында-дин тора” исемле китап күргәзмәсе, моңа дәлил булып торды. Бәйрәмнең икенче өлеше мул табын артында дәвам итте. Кичәгә “Яшь йөрәкләр” халык ансамбле кызлары бәйрәмгә ямь өстәде. Матур җырлары, шигырьләре белән килгән кунакларны яшьлекләренә алып кайтты.