Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Алты яшь генә булса да, без укучы, әлбәттә". (информационно-познавательный час)

    3 октябрь көнне “Алты яшь генә булса да, без укучы, әлбәттә” исемле кичәбез табышмак белән башланып китте. Әлбәттә табышмакның җавабы “китап” иде. “Колобок” һәм “Репка” исем астындагы  командаларга бүленеп, “Хәрефләрне белеп тану”, “Кем зирәк, кем тапкыр?”, “Кем тизрәк”, “Уйный-уйный үсәбез” тукталышларга туктап уеннарда катнаштылар. Китапханәгә кунакка килгән яшь дусларыбыз, яңа гына табадан төшкән, газета-җурналлар белән таныштылар. “Сабантуй”, “Салават күпере” җурналлары аеруча ошады. Нәни китап укучыларны белем иленә, сәяхәткә “Китап докторы” чакырды. “Китап докторы” китап доньясы бик бай, беренче китапның барлыкка килеүн, ел саен яңа китапларның басылып торганын, Татарстанда беренче типография кайчан ачылуын сөйләде. Шулай ук яхшы китап туган илебезне, хезмәтне яратырга, авыр вакытларда югалып калмаска өйрәтә икәнлеген аңлатты. Китапка карата сакчыл караш турында үз киңәшләрен дә бирергә онытмады. “Китаплар иленә кунакка сине, укучыбыз, көтәбез!” исемле китап күргәзмәдән нәни китап укучылар өйләренә китаплар яздырып алдылар.