Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Вакытлы матбугат-заман көзгесе" - вакытлы матбугатка күзәтү.

     Хәзерге көндә халкыбыз интернет мөмкинлекләренә карамастан газета, җурналларны  яратып укый. Китапханәгә килгән китап укучылар да яңа гына табадан төшкән газета-җурналлар белән даими танышып торалар. 1 октябрь көнне “Вакытлы матбугат-заман көзгесе” исемле вакытлы матбугатка күзәтү оештырылды. Матбугат бит ул, элеккене бүгенгегә бәйләүче. Яңалыкларны кайнар килеш, һәр кешегә сөйләүче. Вакытлы матбугат аша, киңәш табыш итәбез дип сөйлиләр китапханә укучылары. Җурналлар да үз укучысын таба. Алар берсеннән-берсе гыйбрәтле язмаларны, хикәя-повестьларне, “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел” җурналларында көтеп алалар. Татар халкы тарихын, гореф-гадәтләрен чагылдыручы, күренекле милләттәшләр белән таныштыручы язмалар “Түгәрәк уен”, “Безнең Мирас”, “Сөембикә”, “Гаилә учагы”, “Татарсан”, “Казань” җурналлларда укырга мөмкин. Көн сулышын белер өчен “Арча хәбәрләре”, “Ватаным Татарсан”, “Татарстан яшьләре”, “Республика Татарсан” газеталарының яңа санын көтеп алалар китапханә укучылары.