Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

"Күршеләрем иң якын кешеләрем!" - әдәби-музыкаль кичә

   Ташкичү мәдәният йортында “Күршеләрем иң якын кешеләрем!” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Кичә чәй табыны артында барды. Татар халкы элек-электән кунакчыллыгы белән аерылып торган. Кичәбез татар халкының милли ашларына, чәй ашларына багышланды. Юныс Әхмәтҗанов китапларыннан төзегән, “Эчсәң чәй-җанга җәй” исемле китап күргәзмәсе, моңа дәлил булып торды. Ә халкыбызның милли ашлары коймак, өчпочмак, гөбәдия, вак бәлеш, пирог китап күргәзмәсен тулыландырып торды. Чәй эчү бер-береңне якынайта, берләштерә диләр бу сүз дөрескә килә чөнки чарабыз безне тагын да якынайтты, бер-беребезгә карата җылы мөнәсәбәт хисләрен арттырды. Кичә җыр-бию, матур шигырь юллары белән үрелеп барды. Ә Файзуллина Рәдифә апа һәр бер кешегә үтеп керә торган вәгаз сөйләде, коръән сүрәләрен укыды. Бик файдалы да, күңелле дә үтте чәй кичәбез !