Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

“Казан сөлгесе” җыр-бию халыара фестиваль.

   30 август көнне Казан шәһәрендә “Казан сөлгесе” җыр-бию сәнгатенең халыара фестивале үткәрелде. Сәхнәдә сайлап алу турларын узган артистлар, коллективлар чыгыш ясады. Фестивальнең исеме “Казан сөлгесе” дигән борынгы татар халык җырыннан алынган. Кулдан чигелгән ак сөлге татар халкының милли мәдәниятендә кеше күңеленең һәм уйларының сафлыгын, аклыгын һәм чисталыгын гәүдәләндерә. Проектның авторы Россиянең халык артисткасы, профессор Лима Гали кызы Кустабаева. Бәйгедә катнашучылар арасында Казан, Свердловск, Киров, Чиләбе, Ульяновск өлкәләре, Краснодар крае, Башкортстан, Татарстан Республикасы, Удмуртия, Казахстаннан коллективлар бар иде. Зур дәрәҗәле артистлар белән бер сәхнәдә “Өммегөлсем” халык фольклор коллективка катнашырга насый булды. “Җыйдым җиләк” исемле җыр башкарып Лауреат исеме белән бүләкләнде.