Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Җиз Самавыр-фольклор фестивале

   6 июль көнне Әтнә районы Кышлау авылының тирә-якка шифалы суы белән дан казанган Маһитап чишмәсендә "Җиз самавыр" фестивале үтте. Фестивальгә Мари Иле республикасының Бәрәңге районыннан, Әтнә, Арча, Биектау, Балтач районнарыннан үзешчән ансамбльләр килгән иде.

Милли традицияләрне торгызу һәм саклау максатыннан уздырылган чара “Маһитап” чишмәсе белән бәйле. "Җиз самавыр" фестиваленең биредә узуның үзгә бер тарихы бар. Тарихи чыганаклар буенча, чәчүләр беткәч Сабантуй алдыннан Кышлау авылы халкы урам булән бүленеп төркем-төркем чишмәгә җиз самавыр агартырга төшә торган булган. Әлеге йола бер атнага сузылган. Әниләр көткәндә балалар уеннар уйнап күңел ачкан. Билгеле бер көндә чишмә янында халык

Фестиваль очраштырды, аралаштырды, кавыштырды. Ә бергә җыелган җирдә әлбәттә инде җыры да,  биюе дә була. Кояшның кызу нурларыннан ялкын алып коймагы, пылавы да пеште. Самавырлар да кайнады. “Өммегөлсем” халык фольклор коллектив бу фестивальдә катнашты.