Ташкичинская сельская библиотека - филиал № 42

Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестиваль

     20 июль көнне Арча районы Ташкичү авылында "Сөлгеле капка" фольклор фестивале узды. Фестиваль татар традицион мәдәниятен саклау, районыбыз халкына фольклор иҗаты чыганакларын, халкыбызның бай халык авыз иҗатын, рухи мирасын ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җыр-биюләрен саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү, катнашучы коллективларга иҗади тәҗрибә уртаклашу максатында уздырылды.

"Сөлгеле капка" Арча муниципаль районы башкарма комитетының "Мәдәният идарәсе" муниципаль учреждениесе, "Арча район Мәдәният йорты" муниципаль бюджет учреждениесе, Ташкичү авыл Мәдәният йорты тарафыннан оештырылды. Катнашучылар "Халык жыры", Халык биюе", "Инструменталь башкару", "Фольклор этнографик куренеш" номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Фестивальгә 40тан артык гариза килгән иде. Катнашучылар арасында Әтнә, Мамадыш, Биектау, Яшел Үзән районнарыннан һәм Мари Эль республикасы, Казан шәһәреннән, ерак араларны якын итеп килгән, иҗат коллективлары булды. Тантаналы чараны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вафина Эльвира Шамил кызы ачып җибәрде. Ул әлеге фестивальнең дәвамлы булуын теләде.

Фестивальдә милли җәүһәрләребез булган халык җырлары, фольклор әсәрләре, җырлы-биюле халык уеннары яңгырады. Ташкичү авылында йөзек кашы булып тора торган “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбель “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” фольклор постановка белән чыгыш ясады. «Чараны оештырганда, Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елын күздә тоттык. Кичә барышында моңлы җырлар ишеттек, фольклор әсәрләр, халык иҗаты аша әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне хәтеребездә яңарттык.